ЯҢАЛЫКЛАР
«Тарих эзләреннән» - «По следам истории» бәйгесендә Россия регионнарыннан булган, үз төбәгенең милли тормышында актив катнашучы, иҗат белән шөгыльләнүче 7-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.
Чараның төп максаты – татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар яшьләрен барлау, аларга ярдәм итү.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан оештырыла торган «Милләтебез хәзинәләре» сменасы 1-18 июнь көннәрендә «Волга» Яшьләр үзәге базасында узды.
15 апрель көнне Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгать галереясендә «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү һәм конкурска килгән иң яхшы рәсемнәрдән күргәзмә ачу тантанасы үтте
Әлеге кичә «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан һәр ел саен уздырылып килә торган «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесен һәм «Тарих эзләреннән» Бөтенрәсәй рәсемнәр бәйгесен үз эченә ала