«Тарих эзләреннән» рәсемнәр бәйгесе

нәтиҗәләре

        15 апрель көнне Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгать галереясендә «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү һәм конкурска килгән иң яхшы рәсемнәрдән күргәзмә ачу тантанасы үтте.

     Бәйгенең максаты - Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту.

            Оештыручылар:

- Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы;

- Татар федераль милли-мәдәни автономиясе;

- Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге.

      Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасында конкурсның жюри әгъзалары да катнашты: ТР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе, Россия Рәссамнар берлегенең «Духовность. Традиции. Мастерство» Алтын медаль иясе - Шиабиев Альберт Хазинур улы; Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Халык рәссамы, Россия Гуманитар Фәннәр академиясенең мактаулы академигы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисенең беренче урынбасары, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты - Минһаҗев Мөдәррис Мөхетдин улы; ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы - Сафиуллин Рәфыйк Гарип улы. Мөхтәрәм жюри тарафыннан җиңүчеләргә изге теләкләр һәм мактау сүзләре әйтелде. Алар искәртеп үткәнчә, катнашучылар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады, чөнки һәрбер эш үзенчә камил, матур һәм эчтәлекле.

       Бәйгедә 2 нче урын яулаган Казан кызы Сабирова Наира Ленар кызы үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште: «Бүләкләү тантанасы бик яхшы оештырылган иде. Безгә барысы да ошады. Һәрбер чыгыш ясаган кешенең җылы сүзләре, теләкләре алга таба иҗат итү өчен зур этәргеч булып тора».

           Бу елны конкурска 421 рәсем килде. Татарстан Республикасының 32 районыннан һәм Россия Федерациясенең 12 регионыннан балалар катнашты. Жюри тарафыннан 25 җиңүче сайлап алынды.

     Иң яхшы эшләрдән торган рәсемнәр күргәзмәсе белән Хәзерге заман сәнгать галереясендә 2021 нче елның 15 - 30 апрель көннәрендә танышырга мөмкин.

 

Бу елгы бәйгенең җиңүчеләре

Кечкенәләр төркеме

1 урын - Низамутдинова Аурика Альберт кызы (Казан шәһәре)

2 урын - Садыкова Ильвина Ильназ кызы (Ютазы районы)

2 урын - Артамонова Дарья Андрей кызы (Алексеевск районы)

3 урын - Салихова Эвелина Рафаил улы (Казан шәһәре)

3 урын - Зиннурова Азалия Альфред кызы (Актаныш районы)

Кызыксындыру бүләге – Шириева Самира Рамил кызы (Әлмәт районы)

Кызыксындыру бүләге - Минегалиева Лилиана Дамир кызы (Минзәлә районы)

Кызыксындыру бүләге - Трофимов Вячеслав Петр улы (Тәтеш районы)

Кызыксындыру бүләге - Ахметгареев Азамат Салават улы (Оренбург өлкәсе)

 

Урта төркем

1 урын - Җиһаншина Айгөл Ришат кызы (Казан шәһәре)

1 урын - Нигматова Арина Рөстәм кызы (Казан шәһәре)

2 урын - Зинатуллина Дилбәр Рөстәм кызы (Казан шәһәре)

2 урын - Сабирова Наира Ленар кызы (Казан шәһәре)

3 урын- Жарикова Ксения Александр кызы (Сарытау өлкәсе)

3 урын - Плотникова Виктория Алексей кызы (Казан шәһәре)

Кызыксындыру бүләге - Канглдин Айдар Рузил улы (Пермь крае)

Кызыксындыру бүләге - Маслахов Артур Ленар улы (Бөгелмә районы)

 

Зурлар төркеме

1 урын - Макарова Анжелика Сергей кызы (Яр Чаллы шәһәре)

2 урын - Рашидова Карина Радик кызы (Казан шәһәре)

2 урын - Зинәтулина Луиза Тәбрис кызы (Казан шәһәре)

3 урын - Хәйретдинова Илсинә Ильнар кызы (Яр Чаллы шәһәре)

3 урын - Гибадуллина Лиана Рамил кызы (Яшел Үзән районы)

Кызыксындыру бүләге - Кудашева Рената Тагир кызы (Сарытау өлкәсе)

Кызыксындыру бүләге - Рахманова Айшат Ирек кызы (Яр Чаллы шәһәре)

Кызыксындыру бүләге - Михайлова Дина Руслан кызы (Балтач районы)