Идел буе Болгары дәүләтендә

ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган

«Тарих эзләреннән»

Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесе

«Тарих эзләреннән» - «По следам истории» бәйгесендә Россия регионнарыннан булган, үз төбәгенең милли тормышында актив катнашучы, иҗат белән шөгыльләнүче 7-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.

Бәйгенең максаты – үсеп килүче буында иҗат аша татар халкы тарихына кызыксыну уяту, милли үзаң тәрбияләү.

Оештыручылар:

  - Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы;

- Татар федераль милли-мәдәни автономиясе;

  - «Идел» яшьләр үзәге.

Бәйге өч этапта үткәрелә:

I этап – 2022 елның 4 апреленә кадәр бәйгедә катнашу өчен түбәндәге адрес буенча рәсемнәр һәм заявкалар җибәрелә: Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58 йорт, 307 нче офис; e-mail: mc-idel@yandex.ru

II этап – жюри әгъзалары тарафыннан эшләргә бәя бирү (12-14 апрель);

III этап – йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү (28 апрельгә кадәр).

Бәйгегә түбәндәге темаларны чагылдырган сәнгать композицияләре кабул ителә:

 - татар тарихына караган вакыйгалар һәм шәхесләр;

 - Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүгә кагылышлы сурәтләр;

- ислам диненең хәзерге көндә торышын һәм чагылышын сурәтләгән сәнгать композицияләре;

 - татар халкының гореф-гадәтләре чагылдырылган эшләр;

 - татар әдәбиятының классик әсәрләренә иллюстрацияләр. «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» бәйгесе лауреатларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Һәр катнашучыга электрон сертификат җибәрелә.

Нигезләмә
Заявка формасы
  • Vkontakte Social Иконка
  • YouTube Социальные Иконка