«Яшь талантлар»
бәйгесе

Кадерле дуслар!

        Безнең проектларда актив катнашучы буларак, без сезгә яңа конкурс башланып китүе турында хәбәр итәбез.

Сезне "Яшь талантлар" үзешчән һәм һәвәскәр театрлар өчен пьесалар конкурсында  катнашырга чакырабыз.

Конкурсны оештыручы: Татар федераль милли мәдәни автономиясе.

        Конкурс Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр бирү буенча конкурста җиңүче буларак, иҗади проект кысаларында үткәрелә.

       Конкурсның үзенчәлеге һәм мөһим критериясе - драматургик материалда һәм пьесаның эчтәлегендә татар халкының милли мәдәниятен, милләтебезнең тормыш рәвеше, этник үзенчәлеген чагылдыру мөһим шарт.

Конкурста 35 яшькә чаклы авторлар татар һәм рус телләрендә иҗади материаллары белән катнаша алалар!

Конкурста 4 номинация бар:

  • балалар өчен татар телендә пьеса;

  • балалар өчен рус телендә пьеса;

  • татар телендә пьеса;

  • рус телендә пьеса.

       Конкурска гаризалар һәм пьесаның тексты оештыручының электрон почтасы аша 2020 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә:

e-mail: tatrf@mail.ru  «Конкурс пьес «Яшь талантлар»  тамгасы белән җибәререлә. 

     Конкурсның тулырак кагыйдәләрен Татар федераль милли мәдәни автономиясе сайтында карый аласыз: https://fnkat.tatarstan.ru/index.htm/news/1800527.htm

        Сезнең иҗади эшләрегезне татар һәм рус телләрендә көтеп калабыз!

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru