Яшь татар лидеры

мәктәбе

   8-12 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә XIII «Максат» Яшь татар лидеры мәктәбе узды.

     Оештыручылар:

- Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы;

- Татар федераль милли-мәдәни автономиясе;

- Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге.

 Чараның төп максаты – татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге  актив татар яшьләрен барлау, аларга ярдәм итү.

Әлеге чарада 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган яшьләр катнашты. Алар илебезнең 15 төбәгеннән килгән иде: Татарстан, Мордовия, Удмуртия, Чувашия Республикалары, Әстерхан, Волгоград, Пенза, Мәскәү, Самара, Свердлау, Түбән Новгород, Омск, Төмән өлкәләре, Пермь крае, ЯНАО.

  Катнашучылар өчен публикада чыгыш ясау, лидерлык, проектлар эшчәнлеге кебек темаларга тренинглар уздырылды, төрле темаларга түбәрәк өстәлләр һәм очрашулар оештырылды. Егетләр-кызлар үзләренең оешмаларының эшчәнлеге белән таныштырды, проектлар язуда катнашты.

    Яшь татар лидеры мәктәбе кысаларында «МәКТәП» Татар проектлары Меценатлар клубы грантлар конкурсы оештырды. Проектлар клуб вәкилләре тарафыннан бәяләнде. Самара өлкә «Туган тел» татар оешмасы һәм Свердловск өлкәсенең «Яшен» татар яшьләре иҗтимагый оешмасы проектлары җиңүче дип табылды һәм акчалата ярдәмгә лаек булды.

    Шулай ук Яшь татар лидеры мәктәбе катнашучылар Казанның тарихи урыннары буенча экскурсиядә булды һәм К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театрында спектакль карадылар.