ЯҢАЛЫКЛАР
Казанда 5-7 нче апрель көннәрендә II «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» узды. Чараны Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештырды.
Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллегендә татар яшьләре белән очрашу узды. Анда даими вәкил урынбасары Фавия Сафиуллина, Урал татарлары конгрессы рәисе Ринат Әскәров катнашты.
Күренекле татар язучысы, галим-фольклорист Нәкый Исәнбәт тууына 120 ел тулуга багышланган «Дулкыннар - 2019» Республика бәйгесе тәмам.
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасының IX хисап-сайлау конференциясенә килүчеләрне Татарстан Президенты исеменнән Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров сәламәләде.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Мәскәү татар штабы Татар Пати уздырды. Мондый проектларның төп максаты - Мәскәү татар яшьләрен берләштерү, мегаполиста татар мәдәниятен үстерү.
Чара күренекле язучы, галим-фольклорист Нәкый Исәнбәт мирасына багышланган.
IOS һәм Android системалары өчен «Әлифба» кушымтасы эшләнгән. Проектны «Теория» студиясе эшләгән.
«ТАҢ» татар-башкорт мәдәни үзәге «Яшьләр елы - 2019» кысаларында III «Татар кызы - 2019» төбәк конкурсында катнашу өчен кастинг игълан итә.
16 февральдә Төмән сәнгать көллиятендә Татар мәдәнияте көннәрен ачу тантанасы була.
Агымдагы елда Казанда узган Халыкара Татар кызы бәйгесендә Удмуртия кызы — Диләрә Гыйльметдинова җиңү сәбәпле, бәйгенең финал өлеше Ижау шәһәрендә үтәргә тиеш.
Дистанцион мәктәп Россия субъектларында һәм чит илләрдә яшәүче теләге булган һәркемне татар телен өйрәтүгә юнәлдерелгән
16 февраль көнне Томск шәһәрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Яшь Батыр» — «Яшь Баһадир» милләтара бәйге узачак.