Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, ТР Яшьләр оешмасы советы, «Идел» яшьләр үзәге 15-21 октябрь көннәрендә «Волга» яшьләр үзәге (Боровое Матюшино бистәсе) базасында V Төрки яшьләр фестивален оештыра.

Фестивальнең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче төрки яшьләрне милли-мәдәни яктан консолидацияләү, эшлекле элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат һәм тәҗрибә белән алмашу. Быелгы фестивальдә Россиянең 17 төбәкләрендә һәм чит илләрдә эшли торган 70 делегат катнашу көтелә.

Төрки яшьләр фестивале программасында – яшьләр проектларын һәм программаларын тәкъдим итү, очрашулар, түгәрәк өстәләр, төрле мәдәни чаралар һәм экскурсияләр каралган. Быел чарага яшьләр иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләре һәм активистлары җыелачак, программа кысаларында уку-укыту чаралардан тыш, мәдәни чаралар да каралган.

Фестивальдә катнашырга теләүчеләр әлеге сылтама буенча гариза калдыра ала https://goo.gl/forms/lB6Bs869fNNDpcRj1

Тулырак мәгълүмат: https://vk.com/turk_fest

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru