16 февральда Төмән сәнгать көллиятендә Татар мәдәнияте көннәрен ачу тантанасы була. 13:00 сәгатьтә чара кунакларына «Халкым мирасы» күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәдә татар мәдәнияте, шигырь җыентыклары, Төмән рәссамнарының картиналары, башка иҗат осталарының кул эшләре, татар милли киемнәре тәкъдим ителәчәк.

     Фестиваль милли мәдәниятне саклауга юнәлдерелгән һәм төрле яшь төркемнәренә исәпләнгән: яшьләр төрки халыкларның XXVIII нче «Таң йолдызы-2019» өлкә смотр-конкурсында үз талантларын күрсәтә ала. Өлкәннәр өчен IX нчы «Халык сәнгате» өлкә үзешчән сәнгать иҗаты смотр-конкурсы оештырыла. Моннан тыш бәйрәм кунаклары себер татарларының аш-су осталыклары, традицияләре белән таныша алачаклар. Тәмле ашлар өчен «Татар ашлары-2019» конкурсында катнашучылар җавап тота. Чара кысаларында шулай ук вокал буенча мастер-класслар, театральләштерелгән фольклор кичәләр, иҗади очрашулар да каралган. Татар мәдәнияте көннәренең соңгы этабы 2 март көнне Төмәндә «Нефтяник» мәдәният йорты сәхнәсендә узар дип фаразлана. Анда иҗади конкурсларга йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү һәм Төмән өлкәсенең иң яхшы үзешчән коллективлары, башкаручылары катнашында зур бәйрәм концерты көтелә.

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru