Новосибирск өлкәсендә
балалар өчен
татар лагере оештырыла
8-17 августта Новосибирск өлкәсендә балалар өчен «Милләтебез хәзинәләре Себер сандыгында» дип аталган татар лагере сменасы оештырыла. Аның максаты — Новосибирск өлкәсендә яшәүче татар балаларын берләштерү, балаларның милли үзаңын үстерү, туган телне өйрәнүне камилләштерү.
Гаризалар 25 июльгә кадәр кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 8-913-904-90-80