ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ КӨННӘРЕ

   Оештыручылар:

   - Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы
   - Татар федераль милли-мәдәни автономиясе,
   - Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге.

   Татар яшьләре көннәренең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен берләштерү, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, милли кыйммәтләрне пропагандалау, яшьләр сәясәте, мәгариф, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат алмашу.

   Татар яшьләре көннәренең программасында татар теле, тарих, вокал, хореография буенча мастер-класслар, семинар-тренинг, түгәрәк өстәл, диспутларда фикер алышу, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашулар; Казан, Болгар шәһәрләренә экскурсияләр оештыру, күптөрле мәдәни чаралар үткәрү каралган.

 

   Кызыклы фактлар:

   - Беренче Татар яшьләре көннәре 1990 елда үткәрелә.

   - Барлык Татар яшьләре көннәрендә 5500гә якын делегат катнашты.

   - Татар яшьләре көннәре нәтиҗәсендә РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә 20гә якын татар яшьләр оешмалары оешкан.

   - Ел саен Татар яшьләре көннәрендә РФнең 45тән артык төбәгеннән һәм чит илләрдән делегатлар катнаша.

   - Татар яшьләре көннәре нәтиҗәләре буенча яңа проект: «Яшь татар лидеры мәктәбе» булдырылды һәм тормышка ашырылды.

   Татар яшьләре көннәре милләттәшләребезгә үзара тәҗрибә уртаклашу өчен мәйдан булып тора.

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru