«Дулкыннар - 2019»
бәйгесе нигезләмәсе
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге күренекле татар язучысы, галим-фольклорист Нәкый Исәнбәт тууына 120 ел тулуга багышланган «Дулкыннар - 2019» Республика бәйгесе уздыра. Ул түбәндәге юнәлешләр буенча уздырыла:
- Вокал
- Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр
- Нәфис сүз, конферанс
- Рәсем
«Дулкыннар» бәйгесендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең урта белем бирү мәктәбе укучылары, башлангыч, урта һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучылар катнаша ала.