20 нче гыйнвар көнне «Дуслык» оешмасы рәисе Әнвәр Ибраһим улы Алмаев яшь активистлар белән очрашты. Очрашуда 2018 елда үткәрелгән чаралар, казанышлар турында фикер алыштылар һәм 2019 елга максатлар куйдылар, төп бурычларны билгеләделәр. Татар телен саклау һәм популярлаштыруда оешманың активистлары һәм әгъзаларының мөһим эш башкаруы турында да сөйләштеләр. Төрле чаралар оештыруда актив катнашкан, ярдәм иткән оешма әгъзалары рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Тавыш бирү юлы белән Салих Насыйбуллин һәм Диләрә Измайлова оешманың иң яхшы активистлары дип билгеләнде. Аларга «Дуслык» символикасы төшерелгән статуэткалар тапшырылды. Рәсми җыелыштан соң яшьләр чәй өстәле артында фикер алышуларын дәвам итте.

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru