2019 елның 21 сентябрендә  Мәскәүдә  Татар яшьләре көне һәм «Хәрәкәт» проектлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Быел бу чараның юбилее булачак һәм бу уңайдан «Хәрәкәт»тә катнашучылар өчен кызыклы программа әзерләнә. Мәгълүм булганча, «Хәрәкәт» премиясен тапшыру тантанасы — Мәскәүдә татар яшьләренең иң төп чарасы. Биредә иң яхшы татар проектлары билгеләп үтелә.

   Ел саен үткәрелә торган «Хәрәкәт» конкурсының оештыручысы – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Яшьләр Советы.

        Беренче тапкыр «Хәрәкәт» проекты 2014 елда тормышка ашырылган иде.

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru