ОЕШМА ТУРЫНДА

   Дәүләт бюджет учреждениесе «Идел» яшьләр үзәге 1999 елдан башлап Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татар яшьләре белән өзлексез эш алып бара. Оешманың татар яшьләре өчен лидерлык мәктәбе, мәдәни-күңел ачу чаралары, бәйге һәм фестивальләр оештыру һәм үткәрүдә 18 еллык тәҗрибәсе бар.

   Оешманың татар яшьләре белән эшләү буенча үз системасы булдырылган:

  • Яшьләр сәясәте өлкәсендә эшчәнлек яшьләрне актив рәвештә эшкә тартуны күз алдында тота.

  • Үзәктә төбәкләрдәге татар оешмаларының базасын яңарту, төбәкләрдә чаралар оештыру һәм уздыруда консультация буенча өзлексез эш алып бару.

  • Татарлар яшәгән төбәкләрдә татар  фильмнарын күрсәтү, татар әдәбияты, татар ашлары кичәләре, төбәктәге танылган татар шәхесләре белән очрашулар, «Татар егете», «Татар кызы» һ.б. проектлар тормышка ашырыла.

   Бүгенге көндә «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан ел дәвамында дистәгә якын проект оештырыла һәм үткәрелә.

  •  «Милләтебез хәзинәләре» профиль сменасы;

  • «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе;

  • Яшь татар лидеры мәктәбе;

  • Татар балалар лидеры мәктәбе;

  • «Дулкыннар» Республика бәйгесе;

  • «Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесе;

  • Төрки яшьләр фестивале;

  • Татар яшьләре көннәре.

   «Идел» яшьләр үзәге массакүләм-мәгълүмат чаралары белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Үзәк Казан (Идел буе) федераль университеты Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Попечительләр Советына һәм «Идел» журналының редколлегиясенә керә.

   «Идел» яшьләр үзәге:

  • Әстерхан өлкәсе «Дуслык» татар милли-мәдәни оешмасы;

  • Казахстан Республикасы «Идел» татар һәм татар-башкорт җәмәгать һәм мәдәни үзәкләр Ассоциясенең Алматы филиалы;

  • Ульян өлкәсе «Димитровград җирле татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы;

  • Саратов өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе;

  • «Яшь буын» Төмән өлкәсе татар яшьләр оешмасы;

  • «Болгар-К татар общинасы» Краснодар региональ иҗтимагый оешмасы   белән эшлекле килешүләр дә төзегән.

   2015 елда «Идел» яшьләр үзәге милли тәрбиягә өлеш керткән өчен Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләгенә ия булды.

ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ ОЕШМАСЫ
«ИДЕЛ» ЯШЬЛӘР ҮЗӘГЕ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ

«Идел» яшьләр үзәге директоры

IMG_9331.jpg

ЗӨЛФИЯ ЗӨФӘР кызы ИБЛӘМИНОВА

Туган елы: 22.10.1995
Туган урыны: Татарстан Республикасы, Буа районы, Черки-Кильдураз авылы.
Белеме: Казан (Идел буе) Федераль университеты. «Филология» әзерләү юнәлеше.

2018 елдан башлап «Идел»дә эшли.

Яшьләр белән эшләү белгечләре

IMG_9339.jpg

ДИНАР РӘҮФӘТ улы ШӘЙМӘРДАНОВ

Туган елы: 12.06.1993
Туган урыны: Татарстан Республикасы, Әгерҗе районы, Тәбәрле авылы.
Белеме: Казан (Идел буе) Федераль университеты. «Педагогик белем» әзерләү юнәлеше.

Казан (Идел буе) федераль университеты, «Теология» әзерләү юнәлеше.

2017 елдан башлап «Идел»дә эшли.

ГӨЛНАРА ГАЙСӘ кызы ХӨСНИДИНОВА

Туган елы: 19.11.1998 
Туган урыны: Новосибирск шәһәре.
Белеме: Казан (Идел буе) Федераль университеты. Психология һәм мәгариф институты.

2020 елдан башлап «Идел»дә эшли.

DSC_0040.jpg

ЛӘЙЛӘ РАЕФ кызы ИСЛАМОВА

Туган елы: 18.09.1997
Туган урыны: Татарстан Республикасы, Актаныш районы, Яңа Җияш авылы.
Белеме: Казан (Идел буе) Федераль университеты. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.

2021 елдан башлап «Идел»дә эшли.

2.jpg

ДАНИЯ НУРУЛЛА КЫЗЫ ГӘЛӘВЕТДИНОВА (д/я)

Туган елы: 07.05.1991
Туган урыны: Татарстан Республикасы, Балык бистәсе районы, Югары Тимерлек авылы.
Белеме: Казан сәүдә-икътисад техникумы, «Икътисад һәм бухгалтер хисабы» белгечлеге буенча.

 

2014 елдан башлап «Идел»дә эшли.