ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ

   Без "Иделем акчарлагы - 2019" яшь татар язучылары бәйгесенә гаризалар кабул итә башладык!

Әсәрләр (шигырь, проза, драма) 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Һәрбер катнашучыга сертификат бирелә.

   Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша ала. Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр.

   Максат - талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру.

   Бурычлар:

   - яшь язучыларның иҗат мөмкинлекләрен чынга ашыру, үстерүгә шартлар булдыру;

   - иҗади һәм профессиональ бәйләнешләрне ныгыту;

   - татар әдәбиятын һәм сәнгатен пропагандалау.

   Оештыручылар:

   - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы;

   - Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге.

   Бәйге өч этаптан тора:

   I этап – әдәби әсәрләрне кабул итү;

   II этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү;

   III этап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен өч көнлек иҗат мәктәбе оештыру.

   Бәйге түбәндәге  номинацияләрдә үткәрелә:

   - поэзия;

   - проза;

   - драматургия;

   - балалар әдәбияты  (төрле жанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтези). Әлеге номинация буенча катнашучы әсәрләр 4-14 яшьлек укучылар аудиториясен күздә тотарга тиеш;

   - «Хезмәт төбе – хәзинә» (Татарстанда 2019 ел Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителү уңаеннан эшче һөнәрләр чагылыш тапкан әсәрләр).

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru