«ТАҢ» татар-башкорт мәдәни үзәге «Яшьләр елы - 2019» кысаларында III «Мисс Татар кызы - 2019» төбәк конкурсында катнашу өчен кастинг игълан итә. Конкурсның максаты – халкыбызның бай мәдәни мирасын саклап калу һәм киләчәк буыннарга рухи тәҗрибәне тапшыру, шулай ук Астана шәһәренең милләтара тынычлык һәм татулык башкаласы буларак имиджын ныгыту. Җиңүгә дәгъва кылучыларның яше 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәр. Гаризалар Кокшетау шәһәренең Дуслык йортында да кабул ителә, ә кастинг 17 нче февральдән 17 нче мартка кадәр Астанада узачак.

Элемтә өчен телефоннар:

+7 (702) 896 79 21

+7 (701) 111 69 01

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru