Казанда Төбәкара

олимпиада узды

     26-29 гыйнвар көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада узды. Олимпиадада Татарстаннан тыш, Россиянең 20 төбәгеннән (Әстерхан, Киров, Курган, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов, Свердловск, Төмән һәм Ульяновск өлкәләре, Башкортостан Республикасы, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия һәм Чувашия, Пермь крае) 8-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Чара татар теленең абруен күтәрүгә, шулай ук укучылар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучыларына практик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән иде. Олимпиаданың ачылу тантанасы 27-нче Казан гимназиясендә, ә ябылу тантанасы 29 гыйнварда ТР Халыклар дуслыгы йортында узды. Катнашучылар өчен Казан Кремле буенча экскурсия оештырдылар, шулай ук алар К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булдылар.

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru