ДУЛКЫННАР

   Татар халкының күренекле шәхесләре тормышы һәм иҗаты үрнәгендә яшьләрдә, балаларда Ватанга мәхәббәт һәм милли үзаң тәрбияләү.

   Бурычлар:

   - Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең регионнарында яшәүче талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү.

   - Иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру.

   - Иҗади һәм профессиональ бәйләнешләрне ныгыту.

   - Милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру.

   - Яшь талантларның иҗатын пропагандалау.

   Бәйге дүрт этаптан тора:

   I этап – мәктәп туры мәктәпнең оештыру комитеты тарафыннан билгеләнгән вакытка кадәр уздырыла. Җиңүчеләрне урында оешкан жюри сайлап ала.

   II этап – район туры райондагы оештыру комитеты тарафыннан билгеләнгән вакытка кадәр уздырыла. Катнашучыларны сайлап алу мәктәп туры нәтиҗәләреннән чыгып тормышка ашырыла.

   III этап – Республика туры республика оештыру комитеты тарафыннан билгеләнгән вакытка кадәр  уздырыла.

   Бәйгенең Республика этабында район турының «Вокал», «Нәфис сүз», «Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр» номинацияләрендә I, II, III  урын алучылар  катнашачак. «Рәсем» номинациясендә катнашучылар саны чикләнмәгән.

   IV этап – Гала-концерт Казан шәһәрендә фестивальнең республика оештыру комитеты тарафыннан билгеләнгән вакытта  уздырыла.

   Оештыручылар:

   - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.

   - Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге.

   «Дулкыннар» бәйгесендә Казан шәһәренең, Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең урта белем бирү мәктәбе укучылары,  башлангыч, урта һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучылар катнаша ала.

   Яшь категорияләре:

   - кече төркем – 6-9 яшь;

   - урта төркем – 10-12 яшь;

   - өлкән төркем – 13-16 яшь;

   - яшьләр төркеме – 16+ яшь (урта һәм югары белем бирү оешмалары студентлары).

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru