МИЛЛӘТЕБЕЗ ХӘЗИНӘЛӘРЕ

   Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе.

   «Милләтебез хәзинәләре» сменасының максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү. «Милләтебез хәзинәләре» сменасының программасы кызыклы һәм бай эчтәлекле:

   - татар теле дәресе;

   - лекцияләр;

   - семинарлар;

   - күренекле шәхесләр белән очрашулар;

   - иҗади остаханәләр;

   - түгәрәк өстәл;

   - диспутлар;

   - бәйгеләр һ.б.

   Моннан тыш башкалабыз Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләр оештыру, борынгы Болгар шәһәренең истәлекле урыннарына сәяхәт кылу каралган.

   Смена дәвамында «Татар кызы», «Татар егете», «Идел моңы», «Танцпол йолдызы», «Ширбәтле пар»  кебек конкурсларда балалар үзара көч сынаша, иҗади мөмкинлекләрен чынга ашыра. Лагерь кысаларында үткәрелгән һәрбер чарада яшь милләттәшләребез якыннан халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныша.

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru