ТАРИХ ЭЗЛӘРЕННӘН

   Максат - Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту.

   Бурычлар:

   - Россия Федерациясе регионнарындагы талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү;

   - Балаларның һәм үсмерләрнең игътибарын татар халкы тарихына юнәлтү;

   - Иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру;

   - Балаларның иҗади сәнгатен үстерүгә ярдәм итү;

   - Милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыру һәм пропагандалау.

   Бәйге өч этапта үткәрелә:

   I этап – бәйгедә катнашу өчен түбәндәге адрес буенча рәсемнәр җибәрелә:

Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58, 307 нче офис;

тел/факс: (843) 231-81-54

е-mail: mc-idel@yandex.ru һәм tatarlar.idel@gmail.com (ИГЪТИБАР! Рәсемнәрнең фотолары бәйгегә кабул ителми!)

   II этап – жюри әгъзалары тарафыннан эшләргә бәя бирү.

   III этап – йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү.

   Оештыручылар:

   - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы;

   - Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге.

   «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» бәйгесендә Россия Федерациясенең регионнарыннан булган, үз төбәгенең милли тормышында актив катнашучы, региондагы һәм урындагы милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче  7-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru