ЯШЬ ТАТАР ЛИДЕРЫ МӘКТӘБЕ

   Оештыручылар:

   Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.

   Татар федераль милли-мәдәни автономиясе.

   Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге.

   Чараның төп максаты - чит төбәкләрдәге татар яшьләр оешмаларының лидерларын барлау, аларның профессиональ осталыгын тагын да камилләштерү, белемнәрен үстерү.

   Оештыручылар алдына түбәндәге бурычлар куелды:

   - яшь лидерларны төрле юнәлешләр буенча укыту базасын булдыру;

   - татар яшьләр оешмаларының казанышлары белән танышу, уңышлы эшчәнлек тәҗрибәсен җәелдерү;

   - татар яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм лидерларының актив эшчәнлеген стимуллаштыру;

   - регионнардан килгән яшь лидерларга тәҗрибә уртаклашу өчен шартлар булдыру.

   Яшь татар лидеры мәктәбенә Россия Федерациясе төбәкләре һәм чит илләрнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашкан 18-30 яшьтәге милләттәшләребез чакырыла. Һәр ел саен әлеге проект төрле темага уздырыла. Яшь татар лидеры мәктәбенең программасында лекция һәм семинарлар, түгәрәк өстәлләр, диспутлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар оештыру, Казанда узачак төрле мәдәни чараларда катнашу каралган. Яшь татар лидеры мәктәбе кебек чара яшьләрнең милли үзаң, халыкның гореф-гадәтләре һәм телен тирәнтен өйрәнүгә чакыру булып тора.

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru