ТАТАР БАЛАЛАР ЛИДЕРЫ МӘКТӘБЕ

2018 елда Татар балалар лидеры мәктәбе  5-11 ноябрь көннәрендә узачак. Чарада катнашыр өчен бу сылтама аша гариза тутырырга кирәк була https://goo.gl/forms/AyFLEFZVDHBxmUKs2

 Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге. Чараның төп максаты татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау, аларга ярдәм итүне күздә тота. Шулай ук күпләп татарлар яши торган төбәкләрдә татар балалары белән эшләү өчен аерым үзәкләштерелгән тармак булдыру.

   Оештыручылар алдында түбәндәге мәсьәләләр тора:
   - яшь лидерларны укыту, өйрәтү өчен база формалаштыру;
   - ирешелгән дәрәҗәләрне барлау һәм уңышлы эш тәҗрибәсен тарату;
   - лидер-балаларның татар милләтен саклау өчен эшләнгән актив эшчәнлеген стимуллаштыру;

   - төрле регионнардагы лидер-балаларның белемнәре һәм тәҗрибәләре белән алмашу өчен шартлар тудыру;

   - укытучылар составы белән тәэмин итү.

   Катнашучылар өчен төрле лекцияләр, гамәли дәресләр, түгәрәк өстәлләр, диспутлар, татар интеллигенциясе вәкилләре белән очрашулар уздырылачак. Әлеге чара лидер-балаларда милли үзаң, халыкның гореф-гадәтләре һәм телен тирәнтен өйрәнүгә чакыру булып тора.

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru