«ЯЗ ГҮЗӘЛЕ» БӘЙГЕСЕ
Татар халкының мәдәниятен, гореф – гадәтләрен һәм онытылып баручы бәйрәмнәрен яңарту, яшь буын арасында татар мәдәниятиенең үзенчәлекләрен, телне өйрәнү һәм белү дәрәҗәсен арттыру максатында студентлар арасында ел саен «Яз гүзәле» исемендәге бәйге уздырыла.
Бәйгенең оештыручылары - КДЭУның тулай торагы студентлар советы һәм Дәүләт оешмасы «Идел» яшьләр үзәге. «Яз гүзәле»нең оештыру комитеты – КДЭУның тулай торагы студентлар советы әгъзалары, актив студентлар һәм «Идел» яшьләр үзәге. Конкурс рус һәм татар телләрендә үткәрелә.
Биредә КДЭУның тулай торакларында яшәүче һәм татар халкының гореф – гадәтләре, мәдәнияте белән кызыксынучы 17 – 23 яшьләрдәге кызлар катнаша.
Бәйге түбәндәге этаплар буенча үтә:
1 этап – сәламләү;
2 этап – татар халык ашлары;
3 этап – сорау – җавап;
4 этап – иҗади сәләт;
5 этап – катнашучыларның күмәк биюе;
Бәйгенең номинацияләре:
1. Иң уңган кыз;
2. Иң тапкыр кыз;
3. Иң күркәм кыз;
4. Иң сөйкемле кыз;
5. Иң оста пешерүче;
6. «Идел» яшьләр үзәгенең махсус бүләге.