«ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ

2018 елда бәйге 30 март көнне узачак. Тулырак мәгълүмат

Бәйгегә нигез салучылар:
Удмуртия Республикасының «Иман» татар яшьләре берлеге.

Бәйгене оештыручылар: УР Милли сәясәт министрлыгы, УР мәдәният һәм туризм министрлыгы, УР Бюджет Учреждениесе «Халыклар дуслыгы йорты», УР «Иман» татар яшьләре берлеге, Дәүләт бюджет учреждениесе «Идел» яшьләр үзәге.

 

Бәйгенең максатлары:

   - Иҗади потенциалны тормышка ашыру;

   - Сәләтле яшьләрне барлау һәм аларга ярдәм итү;

   - Яшьләрнең кызыксынуларын арттыру, аларның рухи, иҗади, социаль, интеллектуаль ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә ярдәм күрсәтү.

 

Бәйгенең бурычлары:

   - Яшьләрдә актив тормыш позициясе булдыру (рухи һәм физик камиллеккә омтылыш, сәламәт яшәү рәвеше, шәхес үстерү); хатын-кыз матурлыгын кабул итү; рухи мәдәният нигезләрен һәм югары нәфис ихтыяҗларын, зәвыкь тәрбияләү.

   - Яшьләрнең мәдәни инициативаларын һәм иҗади потенциалын тормышка ашыруда уңай шартлар булдыру.

   - Туган ягыбыз данын яклардай, хатын-кызның матурлыгын, гүзәллеген үзенә җыйган катнашучыны билгеләү.

Бәйгедә 15 яшьтән 24 яшькә кадәр Удмуртиядә яшәүче кызлар катнаша ала.

Беренче тур – катнашучы кызларны бәйге төркемендә теркәү, кече иҗади ярышларда катнашу

Икенче тур – финал чарасын уздыруга әзерлек

Өченче тур – бәйгенең финал концерты.

 

Финал чарасының конкурс позицияләре:

«Иҗади номер»  - катнашучылар алдан әзерләнгән иҗади номерларын күрсәтергә тиеш (3минуттан артмаска тиеш).

«Татар милли киеме элементларын әзерләү». Әлеге этап буенча жюри якынча нәтиҗәләр чыгара.

«Эссе». Катнашучылар 60 секунд эчендә билгеле темага эссе сөйләргә тиеш.

Югарыда санап үтелгәннәрдән тыш, бәйгенең оештыру комитеты  конкурс позицияләрен үзгәртергә хокуклы. Һәр конкурс позициясе өчен иң югары балл - 5.

 

Бәйге номинацияләре:

«Татар кызы» (бәйгенең барлык турларын узган һәм иң югары балл җыйган кыз).

«Тамашачылар мәхәббәтен яулаучы» (бәйгенең барлык турларын узган кыз (тамашачылар арасында уздырылган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнә)).

Оештыру комитеты өстәмә номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләүне үз карамагына калдыра. Финалда катнашучы һәр кызга номинация биреләчәк.

Бәйге иганәчеләренең карары буенча «Спонсорлар мәхәббәтен яулаучы» билгеләнә.

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru