
«ЯГЫМЛЫ ЯЗ» БӘЙГЕСЕ
Ягымлы яз (фестиваль) (Студентларның «Ягымлы яз» ачык Казан милли иҗат фестивале) — Казанда яз айларында уза торган татар студент яшьләренең милли иҗаты ачык фестивале. 1993 елдан башлап үкәрелә.
Максаты:
- Студент яшьләр арасында татар мәдәниятен үстерү;
- Казан шәһәре, Татарстан Республикасы, Русия Федерациясе һәм чит илләрнең югары һәм урта махсус уку йортлары студентларының милли сәнгать коллективлары арасында дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштыру һәм үстерү;
- студент яшьләргә иҗади яктан үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру;
- башкару осталыгын күтәрү, үзешчән иҗат коллективларының репертуарын баету;
- иҗат коллективларына һәм башкаручыларга стимул бирү һәм бүләкләү;
- студент яшьләрнең милли үзешчән сәнгать коллективларын эзләп табу һәм аларга ярдәм итү;
- милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыру һәм пропагандалау.
Катнашучылар:
Казан, Татарстан һәм Русиянең башка регионнары, чит илләрдән югары һәм махсус урта уку йортлары талиплары.
Ярыш турлары:
Ярыш ике турда уза. Сайлап алу туры (Казаннан читтә яшәүчеләр иҗатлары турында видеоязма җибәреп катнаша ала), икенче тур, гала-концерт.
Оештыручылар:
Казан мэриясе, Казан башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнеш бүлеге, «Идел» яшьләр үзәге дәүләт оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты.
Юнәлешләре:
Музыка юнәлеше.
Номинацияләр: ялгыз җыр, вокаль ансамбльләр, милли уен коралларында уйнаучылар.
Хореография (ялгыз бию, иҗади төркем).
Номинацияләр: татар халык биюе, эстрада биюе, заманча татар биюе.
1 чыгыш — татар биюе, 2 чыгыш — дөнья халыклары биюе.
Театр.
Номинацияләр: театр, конферанс-нәфис сүз.
Мода театры.
1 – чыгыш — татар милли киеме (заманча тупланма), 2 – чыгыш — дөнья халыклары киеме (заманча тупланма).
Мисс «Ягымлы Язбикә».
16-22 яшьлек, татар телен белүче студент кызлар катнаша.
Шагыйрьләр бәйгесе.
Номинацияләр: шигырь, җыр сүзләре. 14-30 яшьлек авторлар ике мәртәбә татар телендә 4 минутлык чыгыш ясый.