Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге 2019 елның 1-7 июнь көннәрендә «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасын оештыра. Смена «Волга» яшьләр үзәге базасында үтәчәк. Аның максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

 Быелгы беренче профильле сменада Россиянең 11 төбәгеннән 90 баланың ял итүе көтелә. «Милләтебез хәзинәләре» программасы кызыклы һәм бай эчтәлекле. 7 көн дәвамында балаларга татар теле дәресе укытыла. Музыка, актерлык осталыгы, кул эшләре буенча оештырылган иҗат остаханәләрендә алар яңа һөнәрләргә өйрәнә. Моннан тыш татарча бердәм диктант язу, башкалабыз Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләр оештырыла. Шулай ук Татарстан Республикасының Милли музеена һәм шәһәрнең театр һәм кинотеатрларына сәяхәт кылу да каралган. Смена дәвамында үткәрелгән «Татар кызы», «Татар егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» кебек бәйгеләрдә балалар үзара көч сынаша, иҗади мөмкинлекләрен чынга ашыра. Лагерь кысаларында үткәрелгән чараларда яшь милләттәшләребез халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән якыннан таныша. Әлеге проект регионнарда яшәүче татарлар арасында бик популяр. Инде берничә ел рәттән Новосибирск һәм Төмән шәһәрләрендә җирле сменалар да үтә башлады.

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru