ТР Мәдәният министрлыгы этномәдәни проектлар тормышка ашыручы оешмалар арасында ТР Хөкүмәте грантын алуга конкурс игълан итә

Татарстан Мәдәният министрлыгы этномәдәни проектлар тормышка ашыручы оешмалар арасында ТР Хөкүмәте грантын алуга конкурс игълан итә. Быел финанслау күләме - 10 миллион сум. Гаризалар 20 апрельгә кадәр кабул ителә.

Бәйгедә эшчәнлекләре Россия төбәкләрендә татар милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү белән бәйле иҗтимагый оешмалар катнаша ала. Тагын бер шарт – грантлар законлы теркәлгән һәм кимендә бер елдан артык эшләгән оешмаларга гына бирелә.

Тулырак мәгълүмат: http://mincult.tatarstan.ru/rus/konkurs-na-poluchenie-grantov-ministerstva.htm

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru