2019 елның 20 мартында Оренбург өлкәсенең М.Фәйзи исемендәге Татар Драма Театры бинасында региональ гүзәллек, сәләт һәм гореф-гадәт бәйгесе «Татар кызы – 2019» узды. Чара Оренбург өлкәсенең "Ак калфак" Татар хатын-кызлары берләшмәсе һәм Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән үткәрелде. 

  Сайлап алу туры бер ай дәвамында барды. Оренбург өлкәсе территориясендә яшәп, татар телендә иркен сөйләшкән 18 - 25 яшьлек милли җанлы кызлар төрле сынаулар үтте. Нәтиҗәдә, 10 катнашучы сайланды.

    «Татар кызы-2019» бәйгесендә үзләре белән таныштыру, «Куренекле татар хатын-кызлары» дигән интеллектуаль конкурс, иҗади конкурс оештырылды. Сынауларны кулинар бәйге төгәлләде. Бәйге нәтиҗәләре буенча «Татар кызы - 2019» конкурсының абсолют җиңүчесе булып Сакмар районы Татар Каргалысы авылыннан Гумирова Илсөяр Илһам кызы билгеләнде. Калган 10 кыз төрле номинацияләрдә бүләкләнде.

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru