Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Мәскәү татар штабы Татар Пати уздырды. Мондый проектларның төп максаты - Мәскәү татар яшьләрен берләштерү, мегаполиста  татар мәдәниятен үстерү. Шул уңайдан, татар штабы Россия башкаласында төрле мәйданнарда яшь буын өчен кызыклы чаралар оештыра.

      Татар Пати кичәсен Илназ Гарипов һәм Ренат Галиәсгар алып барды. Мәскәүдәге иң  популяр һәм яшьләрне «кыздыра» белүче «Шүрәле» төркеме татарча җырлар башкарды, шулай ук оештыручылар тарафыннан уеннар, конкурслар оештырылды. Ә иң мөһиме, кичәдә яшьләргә үзара танышу өчен мөмкинлекләр бар иде. Татар штабы оештырган чарада 100 дән артык кеше катнашты.

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru