Саратовта тәүге тапкыр
яшьләр форумы узды
23 март көнне Саратовта беренче тапкыр яшьләр форумы узды. Форум Саратовның өлкә китапханәсендә 200гә якын делегат катнашында барды. Форумга чыгыш ясаучылар буларак:
Тимур Надров — 2017 елның W5 версиясе буенча дөнья чемпионы
Рөстәм Шакеров — юрист, галим, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы яшьләр советының идарә әгъзасы вазыйфаларын башкаручы
Илнар Галиев — 2013 елгы Универсиадада билбау көрәше буенча 80гә кадәр авырлык категориясендә җиңүче
Илгиз Шәйхрәзиев — Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры солисты, Yummy Music лейблы артисты
Айдар Булатов «Булатов групп» дәүләт корпорациясе хуҗаларының берсе (Казан, Мәскәү, Санкт-Петербургтагы рестораннар челтәре объектлары белән идарә итү.)
Тәбрис Яруллин — Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең яшьләр иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары
Алсу Хафиз — «Идел «яшьләр үзәге директоры»)
чакырылган иде.
Чара бер көнлек булды, катнашучыларны форум эшендә актив катнаштыру өчен сорау-җавап һәм дискуссия формалары кулланды. Ахрына кадәр актив катнашканнарга бүләкләр — китап һәм айфон телефоны бүләк ителде.