Татарстанда Россия Президентын сайлауда тавыш бирү өчен сайлау бюллетеньнәрен әзерләү башланды. Русия Үзәк сайлау комиссиясе карарына ярашлы, республика өчен 2 миллион 937 мең 341 бюллетень әзерләнәчәк. Тавышны техник чаралар ярдәмендә саный торган сайлау участоклары өчен 98,2 мең бюллетень әзерләячәкләр.

Күрше башкортостан республикасында бюллетеньнәр өч телдә басыла: 2 миллилон 966сы – рус, 6348 300е – башкорт һәм 186 800е – татар телендә. Һәр бюллетеньдә рус телендә дә текст булырга тиеш, дип ачыклык  керттеләр республика Үзәк сайлау комиссиясендә.

 

Бюллетеньнең саклагычы берничә элементтан тора: бер ягында – яшел төстәге саклагыч челтәр, уң яктагы почмакта – махсус марка. Моннан тыш, анда участок сайлау комиссиясенең хәлиткеч  тавышка ия әгъзаларының ике култамгасы һәм комиссиянең мөһере куела. Шундый элементлары булмаган бюллетень санаганда исәпкә алынмый.
 

Сайлау бюллетеньнәрен эшәртү комплексларын кулланган очракта саклагыч челтәр, махсус марка сайлау бюллетененең икенче ягына ябыштырыла. Бөтен бюллетеньнәр дә тавыш бирү башланганчы тутырылырга тиеш.

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru