Казанда 5-7 нче апрель көннәрендә II «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» узды.  Чараны Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештырды. Монда татар телен һәм мәдәниятен үстерү максатыннан файдалы контент булдыру, блог алып бару белән кызыксынган 18-30 яшьтәге татар яшьләре чакырылган иде. 

      Мәктәптә социаль челтәрләрдә үз блогыңны/битеңне, видео-каналыңны ясау, алып бару һәм популярлаштыру күнекмәләрен булдыру өчен уку-укыту мәйданы, аралашу мохите булдыру осталыгына өйрәттеләр.

Делегатлар өчен төрле темаларга лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәл, очрашулар оештырылды: кадр куелышы, таргетинг, сөйләм куелышы һ.б. Шулай ук Казан шәһәрендәге мәдәни чараларга бару, танылган шәхесләр белән очрашу да читтә калмады.

   Әлеге мәктәптән соң да, катнашучыларның эшчәнлеген күзәтү, бәяләүне дәвам итеп, куелган максатларга ирешүчеләрне бүләкләү планлаштырыла. Чарада үзен актив күрсәткән Энҗе Самигуллина, танылган блогерлар Ринат (Татар малай) һәм Илүзә Галиәхмәтовлар карамагында үз эшен дәвам итәчәк.

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru