Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне һәм туган тел көне уңаеннан оештырылган чара Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтариятендә (алга таба милли-мәдәни автономиясе) уздырылды. Акциягә шулай ук милли-мәдәни автономия каршында эшләп килүче татар яшьләре берлеге дә кушылды.

      Яшьләр төрле интеллектуаль уеннар үткәреп, туган телне саклап калырга мөмкин дип саный. Әлеге формат бер яктан фикерләүне үстерергә, сорауларга җавап табарга ярдәм итә, икенче яктан — татар халкының үткәнен искә төшерергә ярдәм итә. Бу фикер "Акыл шоу" мисалында расланды. Әлеге проектның авторы Сургут шәһәренең татар яшьләре берлеге рәисе Гөлназ Әфләтунова. Уенда катнашучыларга төрле биремнәр тәкъдим ителде. Мәсәлән: рус теленнән татар теленә, инглиз теленнән татар теленә тәрҗемә итү һәм башкалар. Шулай ук татар халык җырларына да игътибар бирелде.

     Соңыннан Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән, татар халкының гимнына әйләнгән  "Туган тел" җырын өлкән һәм кечкенә буын вәкилләре бергәләп башкару, викторинаның әһәмиятен тагын да үстерде.

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru