Сызранның "Туган тел" татар мәдәни үзәге яшь һәм актив татар лидерларын бергә җыйды һәм аларга ике көнлек остаханә уздырды. Чара 14-15 апрельдә узды.

Чараның төп максатлары - яшьләрне татар мәдәнияте һәм аның кыйммәтләре белән тулырак таныштыру; яшь татар лидерларын татар милләтен саклап калу һәм үстерүгә мотивацияләү.

“Проект Сызран татар яшьләре өчен хәзерге вакытта бик актуаль, чөнки бу шәһәредә балалар һәм яшьләр белән эшләү юнәлеше татар оешмаларында бераз акрынаеп торган иде. Яшь татар лидеры мәктәбе, беренчедән, актив һәм инициатив яшьләрне барларга һәм аларга эшләү дәрте өстәргә ярдәм итәр. Быел "Туган тел" оешмасы яшьләр өчен берничә кечкенә чара оештырган иде. Татар яшьләре шәһәрдә бар һәм әлеге оешма эшчәнлеге белән кызыксына, шуңа күрә аларны хәзер бер мәйданчыкка җыеп, яңа мәгълүмат тупларга, аралашырга, үсәргә мөмкинчелек бирергә кирәк”, - диде “Идел” яшьләр үзәге директоры Алсу Хафиз.

Ике көн эчендә татар яшьләре төрле темаларга багышланган лекцияләр, мастер-класслар, тренингларда катнашты, үз проектларын да булдырырга вакыт тапты. Әлеге башлангыч дәвамлы булыр дип ышанабыз!

Лидерлар мәктәбе Сызран шәһәренең "Туган тел" татар мәдәни үзәге һәм "Идел" яшьләр үзәге ярдәмендә уздырыла.

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru