16 нчы февральда Екатеринбургта зур форум - Урал федераль округы татарлары активының иҗтимагый оешмалары  җыены узачак. Форумның максаты - татар халык үсеше Стратегиясе буенча тәкъдимнәр турында фикер алышу.

     Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Совет урынбасары Вәсил Шәйхрәзиев, Свердловск өлкәсе дәүләт хакимияте вәкилләре, танылган галимнәр, язучылар, сәясәтчеләр, дәүләт һәм җәмәгать эшлекләре катнаша.

     Форум кысаларында Стратегия эскизы презентацияләнәчәк, Стратегиянең төп юнәлешләре буенча фикер алышу узачак. Рәсми өлеше тәмамлангач, Татарстан Республикасы сәнгать осталары чыгышы көтелә.

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru