Хөрмәтле дуслар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа 2019 ел белән котлыйбыз. Яңа елның яңа кары бәхет булып юлларыгызга яусын. Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, саф мәхәббәт хисләре гомерлек юлдашыгыз булсын. Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык чишмәсе саекмасын! Тормыштан ямь-тәм табып, кадерле булып яшәвегезне теләп калабыз! Йөрәгегезнең серле бер почмагында сакланган өметләрегез тормышка ашсын, бәхетегез мөлдерәмә тулып торсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елга караганга да күбрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын. Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерлесен насыйп итсен. Бәйрәм белән!

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru