Быел июльдә Чувашия Республикасы башкаласы – Чабаксар шәһәрендә Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык IV «Төркиләр алтыны» Бөтенроссия төрки яшьләр форумын үткәрә. Оештыручылар чарада катнашу өчен 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге, Россия гражданлыгы булган бакалавриат яки магистратура студентларын чакыра. Форум яшьләр мохитендә милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, Россия халыклары мәдәниятен үзара баету максатыннан үткәрелә. Чара интенсив белем бирү программасын, экспертлар, хакимият, мәдәният һәм бизнес вәкилләре белән очрашулар, тренинг һәм проект сессияләре, төрки халыкларның төрки-мәдәни мирасын тикшерү, саклау өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнүне үз эченә ала.

© 2012-2019 Молодежный центр "Идель". Все права защищены.

Адрес: г. Казань, ул. Г. Тукая, д. 58, 307 офис

Тел/факс: (843) 231-81-54. E-mail: mc-idel@yandex.ru